Тасвирлама
Можно ли научиться петь? Что нужно сделать перед тем, как сесть на велосипед? Сколько стаканов молока дает корова за свою жизнь? Легко ли быть сыном известного спортсмена? Прочитав майский номер журнала «Сабантуй», ты найдешь ответы на все вопросы!
Рубрика «Я могу» знакомит с Рагидой Аитовой, которая увлекается художественной гимнастикой. Юные корреспонденты научат делать из глины декоративную тарелку, раскроют секреты приготовления вкуснейших фрикаделек. Если любишь сладости, загляни на страницу «Учитель с золотыми руками» – узнаешь, кто готовит самый вкусный пирог и красивый чак-чак.
У тебя есть велосипед? А ты знаешь правила безопасного передвижения на этом транспорте? Вспомни их вместе с журналом «Сабантуй»!
Рубрика «СпортТЕАМ» знакомит с водным поло. Наш корреспондент Надир Шарипов узнал об этом виде спорта все, пообщавшись с чемпионом России по водному поло Эмилем Зиннуровым.
Если любишь творить и исследовать, участвуй в конкурсах, организованных редакцией! Журнал «Сабантуй», совместно с Министерством сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан, объявляет новый конкурс для детей 7-14 лет «Эш батыры – ил батыры». Учись побеждать вместе с журналом «Сабантуй»!
Җырларга өйрәнеп буламы? «Дәрес» сүзендә ничә нечкә сузык бар? Велосипедка утырыр алдыннан нишләргә кирәк? Сыер үз гомерендә ничә стакан сөт бирә? Танылган спортчы малае булу җиңелме? «Сабантуй»ның май санын укысаң, барлык сорауларга да җавап табарсың!
«Мин булдырам» сәхифәсе нәфис гимнастика остасы Рәгыйдә Аитова белән таныштыра. Хәбәрчебез Сәидә балчыктан бизәкле тәлинкә ясарга өйрәтә. Ә Зәйнәп белән фрикаделька пешерү серләренә төшенә аласың. Тәм-томнар яратсаң, «Алтын куллы мөгаллим» сәхифәсенә күз сал – иң тәмле бәлеш, бизәкле чәк-чәкне кем әзерләвен белерсең.
Велосипедың бармы? Ә бу транспортта имин йөрү кагыйдәләрен беләсеңме? Аларны «Сабантуй» журналы белән бергәләп исеңә төшер! «Хәерле юл» сәхифәсе велосипедта дөрес йөрергә өйрәтер.
«СпортТЕАМ» сәхифәсе исә су полосы белән таныштыра. Хәбәрчебез Надир Шәрипов, су полосы буенча Россия чемпионы Эмиль Зиннуров белән аралашып, бу спорт төре турында барысын да белде.
«Сабантуй»ның май саны мавыктыргыч уеннарга, кызыклы биремнәргә, матур рәсемнәргә дә бай. Ә инде иҗат итәргә, эзләнергә яратасың икән, редакция оештырган бәйгеләрдә катнаш! «Сабантуй» журналы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә 7–14 яшьлек балалар өчен «Эш батыры – ил батыры» дигән яңа бәйге игълан итә. Син дә катнаш! «Сабантуй» белән бергә җиңәргә өйрән!