Тасвирлама
Ура! Вышел ноябрьский номер журнала «Сабантуй»! С первой же обложки чувствуется, что ноябрьский номер посвящён одному из самых тёплых и любимых праздников – Дню матери. Как от маминых объятий веет теплом, так и страницы журнала наполнены искренностью, нежностью и душевным уютом. Юный корреспондент нашего журнала Ризаля Биккулова вместе со своей мамой улыбается читателям. Когда мама улыбается, мир становится светлее, а когда она рядом, все тревоги отступают!
Давайте и ноябрьский номер «Сабантуя» почитаем вместе с мамами: уютно устроимся рядом, откроем страницы и отправимся в увлекательное путешествие по журналу.
На страничке «Национальные блюда» мы познакомим вас с азербайджанским лакомством – шакер-чуреком. В Азербайджане его принято готовить к семейным праздникам и встречам гостей. Отличный рецепт, чтобы порадовать свою семью вкусным угощением в День матери!
А в этом номере мы отправляемся в путешествие в Актанышский край! Актаныш называют местом, где в небе Татарстана загораются первые лучи солнца. Знаете ли вы, что здесь новый день начинается раньше, чем в других уголках нашей республики? А каких известных людей, родившихся в Актаныше, вы знаете? Уверены, вам понравится наша статья о пяти интересных местах Актанышского района!
Интересные опросы, задания на сообразительность, головоломки, сканворд и цифровая раскраска – всё это поможет интересно и с пользой провести время в перерывах между уроками.
А в выходные обязательно попробуйте сделать звёздный брелок из рубрики «Мастерская»! Дни становятся короче, темнеет всё раньше, поэтому на дороге мы должны быть хорошо заметны. Светоотражающие элементы обязательно должны быть на одежде каждого школьника. Зиля научит вас делать такой полезный брелок своими руками.
Для наших творческих читателей мы приготовили ещё одну замечательную новость! Ребята, которые любят писать и сочинять, теперь могут выпустить свои первые книжечки прямо на страницах нашего журнала. Рубрика «Канатлы ат» начинает выходить в формате небольшой книги. Первая книга из серии «Библиотека «Сабантуя» познакомит читателей с творчеством учащихся казанской гимназии № 20 имени А. Алиша.
Не пропустите и интересные видеоролики журнала! Для рубрики «Знаменитые земляки» мы собрали немало любопытных фактов о художнике Иване Шишкине.
А любителей конкурсов ждёт двойная радость! До конца года успейте принять участие сразу в двух новых конкурсах. Вас ждут интересные задания, творческие испытания и, конечно же, подарки!
Надеемся, что на журнал «Сабантуй», который всегда готов вас радовать, вы уже давно подписались и на следующий год!
Читайте наш журнал, играйте в игры, смотрите видео, участвуйте в конкурсах – давайте вместе узнавать новое, развиваться и проводить время интересно и с пользой, друзья!
Ура! «Сабантуй»ның ноябрь саны дөнья күрде! Тышлыгыннан ук ноябрь аенда көтеп алган иң җылы бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көненә багышланганы сизелеп тора. Әниләребезнең кайнар кочагыннан җылылык бөркелеп торган кебек, журналдан да ихласлык, наз һәм җылылык бөркелә. Журналыбызның яшь хәбәрчесе Ризәлә Биккулова әнисе белән бергә укучыларыбызга елмая. Әни елмайганда, дөнья түгәрәк, әниең яныңда булганда, барлык борчулар да онытыла шул! Әйдәгез әле, «Сабантуй»ның ноябрь санын да әниләребез янына җайлап утырып, битләрен бергәләп ачыйк, бергәләп укыйк.
«Милли ашлар» сәхифәсендә Әзербайҗан халкының милли ризыгы – шакер-чурек белән таныштырабыз. Әзербайҗаннар аны гаилә белән җыелганда, бәйрәмнәрдә, кунаклар килгәндә пешерәләр. Әниләр көненә әзерләп, гаиләгезне тәмле күчтәнәч белән куандырырга менә дигән рецепт, дуслар!
Бу санда сәяхәтебез Актаныш якларына! Актанышны «Татарстан күгендә кояшның беренче нурлары кабынган төбәк» дип йөртәләр. Биредә яңа көн республикабызның башка якларына караганда иртәрәк башланганын белә идегезме әле? Ә Актанышта туган нинди күренекле шәхесләрне беләсез? Актанышның биш кызыклы урыны турындагы язма сезгә дә ошар дип ышанабыз!
Кызыклы сораштырулар, башны эшләтә торган биремнәр һәм башваткычлар, сканворд, санлы буягыч – дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә күңелле һәм файдалы шөгыльләнү өчен менә дигән мөмкинлек! Ә ял көннәрендә «Остаханә» сәхифәсендәге йолдызлы брелокны ясап карамый калмагыз, яме! Көннәр кыскарып, иртә караңгы төшә башлады. Юлда без һәрвакыт күренеп торырга тиеш. Шуңа күрә яктылыкны кире кайтаручы элементлар һәр укучының киемендә булырга тиеш. Зилә сезне шундый файдалы брелок ясарга өйрәтәчәк.
Иҗат итәргә яратучы укучыларыбыз өчен дә шәп яңалык бар! Каләм чарлаучы балалар үзләренең беренче китапчыкларын нәкъ менә безнең журналда булдыра ала. «Канатлы ат» сәхифәсе китапчык форматында чыга башлады. «Сабантуй китапханәсе» сериясеннән беренче китап Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге 20нче гимназия укучылары иҗаты белән таныштыра.
Журналдагы кызыклы видеоларны да карарга онытмагыз! «Мәшһүр ватандашлар» сәхифәсенең герое – рәссам Иван Шишкин турында шактый кызыклы мәгълүмат тупладык.
Бәйгеләрдә катнашырга яратучы дусларыбызны исә икеләтә шатлык көтә! Ел азагына кадәр яңа ике бәйгедә катнашырга ашыгыгыз. Сезне кызыклы биремнәр, иҗади эшләр һәм, әлбәттә, бүләкләр көтә! Сезне һәрвакыт куандырырга әзер «Сабантуй» журналына сез инде киләсе елга күптән язылгансыздыр дип ышанабыз! Журналыбызны укып, уеннарын уйнап, видеоларын карап, бәйгеләрендә катнашып, белемнәребезне дә арттырыйк, вакытыбызны да файдалы һәм күңелле үткәрерик, дуслар!