Тасвирлама
Октябрь – самый разгар осени. Но это не время для грусти. Долгими осенними вечерами будем читать новый номер журнала «Сабантуй», узнавать много интересного и проводить время с пользой.
В октябрьском номере вас ждут интересные статьи, видеоролики, игры и увлекательные задания. Давайте поближе познакомимся с его страницами!
На обложке октябрьского номера – талантливый Хасан Гильмaнов, ученик 16-й татаро-английской гимназии города Казани. Хасан с детства любит выступать на сцене, с удовольствием посещает театральный кружок «Нур» в гимназии. Недаром говорят: «Для настоящего мужчины и семидесяти профессий мало». У Хасана тоже немало увлечений! Узнать о них больше можно в нашем фотокомиксе.
«Шумбрачи, друзья!» – так, приветствуя читателей на мордовском языке, мы отправляемся на страницы рубрики «Национальные блюда», где научимся готовить пряникить. Раньше это угощение мордовский народ готовил только по большим праздникам и к приходу гостей. Мы расскажем секреты его приготовления. А может, и вы попробуете порадовать свою семью этим вкусным блюдом?
Любителей путешествий ждёт рубрика «Путешествуем вместе с Сабантуем». На этот раз отправляемся в Атнинский район. С его историей, знаменитыми людьми, родившимися здесь, и интересными достопримечательностями можно познакомиться на 8–9-й страницах журнала.
С началом учебного года совсем не лишним будет ещё раз вспомнить правила дорожного движения. В рубрике «Счастливого пути!» мы напоминаем, какие правила безопасности необходимо соблюдать по дороге в школу.
Плохие привычки подстерегают нас с самого детства. Как не поддаться им? Как научиться беречь себя и противостоять вредным привычкам? Ответы на эти вопросы найдёте в рубрике «Уроки нравственности».
В октябре дни становятся короче, а темнеет всё раньше. А значит, это отличное время, чтобы собраться всей семьёй и провести вечер весело и с пользой! Играйте вместе в настольные игры из «Сабантуя», разгадывайте задания из рубрик «Сканворд» и «Весёлая перемена».
Любителей мастерить тоже ждёт интересная рубрика «Мастерская». В этот раз мы научим вас делать вазу из карандашей.
А юных читателей, которые любят татарскую литературу, приглашаем в рубрику «Наши писатели». В этом номере поближе познакомимся с творчеством известного татарского поэта Равиля Файзуллина и почитаем его стихи.
После чтения журнала можно немного отдохнуть и посмотреть видео в рубрике «Знаменитые соотечественники». На этот раз мы собрали много интересной информации о знаменитом русском математике Николае Лобачевском.
Одним словом, на каждой странице октябрьского номера вас ждут новые открытия, интересные знания и весёлые моменты!
Не расставайтесь с журналом «Сабантуй», друзья! И не забудьте подписаться на журнал на 2027 год!
Көзнең чалт уртасы – октябрь җитте дип моңсуланмыйк, дуслар! Көзге озын кичләрне «Сабантуй» журналының яңа санын укып, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрербез.
Октябрь санында сезне берсеннән-берсе кызыклы язмалар, видеолар, уеннар һәм мавыктыргыч биремнәр көтә. Әйдәгез, журналның яңа санындагы сәхифәләр белән якыннанрак танышыйк!
Октябрь санының тышлыгында – Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә белем алучы сәләтле Хәсән Гыйлманов. Хәсән кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясарга ярата, гимназиядәге «Нур» театр түгәрәгенә дә бик теләп йөри. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – диләр бит. Хәсәннең дә кызыксынулары шактый икән! Аның башка шөгыльләре белән фотокомикс аша таныша аласыз.
«Шумбрачи, дуслар!» – дип мордвача сәламләп, «Милли ашлар» сәхифәсендә прякинить әзерләргә өйрәнәбез. Элек мордва халкы аны зур бәйрәмнәрдә һәм кунаклар килгәндә генә пешергән. Аны әзерләүнең серләрен без дә өйрәнеп карыйк әле. Бәлки, сез дә бәйрәмдә гаиләгезне үз кулларыгыз белән әзерләнгән тәмле ризык белән сыйларсыз?
Сәяхәт итәргә яратучыларны «Сабантуйлы сәяхәт» сәхифәсе көтә. Бу юлы Әтнә районы буйлап сәяхәткә чыгабыз. Район тарихы, анда туган танылган шәхесләр һәм кызыклы урыннар белән 8–9 нчы битләрдә таныша аласыз.
Укулар башлану белән юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү һич тә артык түгел. «Хәерле юл» сәхифәсендә мәктәпкә барганда үтәлергә тиешле мөһим иминлек кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Яман гадәтләр безне кечкенәдән үк сагалап тора. Аларга бирешмәс өчен нишләргә? Үзеңне начар гадәтләрдән ничек сакларга? «Әхлак дәресләре» сәхифәсендә шул сорауларга җавап табарсыз.
Октябрьдә көннәр кыскара, караңгы тиз төшә. Димәк, гаилә белән бергә җыелып, күңелле итеп вакыт үткәрү өчен менә дигән чак! «Сабантуй»дагы өстәл уеннарын уйнап карагыз, «Сканворд», «Санлы буягыч», «Күңелле тәнәфес» сәхифәләрендәге биремнәрне бергәләп чишегез.
Кул эшләре белән мавыгучыларга да кызыклы «Остаханә» сәхифәсене бар. Карандашлардан ваза ясарга өйрәнә алырсыз.
Ә татар әдәбиятын яратучы укучыларыбызны «Әдипләребез» сәхифәсенә чакырабыз. Бу санда танылган шагыйрь Равил абый Фәйзуллинның иҗаты белән якыннанрак танышырбыз, шигырьләрен укырбыз.
Журналны укып бераз арганнан соң, «Мәшһүр ватандашлар» сәхифәсендәге видеоны карап ял итеп алырга була. Бу юлы танылган рус математигы Николай Лобачевский турында бик күп кызыклы мәгълүмат тупладык.
Кыскасы, октябрь санының һәр битендә – яңа ачыш, кызыклы мәгълүмат һәм күңелле мизгелләр!
«Сабантуй»дан аерылмагыз, дуслар! 2027 елга да журналга язылырга онытмагыз!
Көзге кичләрегез «Сабантуй»лы булсын!