Тасвирлама
Вступаем в Новый год с журналом «Сабантуй»! В этом году издание порадует своих преданных читателей еще более интересными материалами и рубриками. Давайте же скорее знакомиться!
Начало года запомнилось своей метелью и снежной погодой. Мы отразили это и на обложке! Символично, правда? Посмотрите на эту зимнюю красавицу! Это Амина Миргалиева – ученица казанской школы «Сэлэт-алмагач». Амина увлекается шахматами, рисованием. Подробнее с ней вы познакомитесь через фотомикс.
В конце декабря редакция журнала «Сабантуй» подвела итоги конкурса «Любимый библиотекарь». Репортажем с мероприятия можно ознакомиться на странице 2.
К 140-летию со дня рождения Габдуллы Тукая на страницах журнала в течение года будут выходить комиксы, основанные на произведениях Тукая. Первый комикс – «Учение Сабита».
Журнал «Сабантуй» предлагает читателям и их родителям совместный проект с мечетью «Гаилэ». В рамках рубрики «Уроки нравственности» с Рустемом Хайруллиным в течение 2026 года будут выходить полезные советы, дополненные короткими видеороликами. Подробнее об этом вы найдете на страницах 10-11.
Вы хорошо знаете правила дорожного движения? А как избежать беды зимой? Рубрика «Доброго пути!» всегда готова дать вам полезные советы.
Независимо от того, сколько нам лет, советы по финансовой грамотности всегда важны. В январе научимся ставить правильные финансовые цели.
В «Выдающихся соотечественниках» рассказываем о личностях, оставивших след в Казани. Начинаем со Льва Толстого! С его историей в Казани можно ознакомиться и в видеоформате.
Друзья, давайте, в новом году будем с «Сабантуем»! Он станет для вас лучшим советчиком и другом.
«Сабантуй» журналы белән яңа елга аяк басабыз! Тугры укучыларыбызны басмабыз быел тагын да кызыклы сәхифәләр белән куандырыр. Әйдәгез, алар белән тизрәк танышыйк!
Бу ел карлы-буранлы кышы белән башланып китте. Ул «Сабантуй» тышлыгында да чагыла. Карагыз әле бу кыш сылуына! Бу – Әминә Миргалиева – Казанның «Сәләт-Алмагач» мәктәбе укучысы. Әминә шахмат, рәсем түгәрәкләрен үз итә. Аның белән тулырак фотомикс аша танышырсыз.
Декабрь ахырында «Сабантуй» журналы редакциясе «Яраткан китапханәчем» бәйгесенә нәтиҗәләр ясады. Яңа ел алдыннан тудырган бәйрәм рухы китапханәчеләр һәм балаларда мәңгегә истә калыр дип уйлыйбыз. Чарадан репортаж – 2 нче биттә!
2026 нчы елда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан журнал битләрендә ел дәвамында Тукай әсәрләренә нигезләнгән комикслар чыгып барачак. Беренче комикс «Сабитнең укырга өйрәнүе» әсәренә багышланды.
Чү! Ял сәгате битләре беткән дип курыкмагыз! «Күңелле тәнәфес» сезгә янәдән берсеннән-берсе кызыклы биремнәр һәм уеннар тәкъдим итә.
«Сабантуй» журналы укучыларга һәм аларның әти-әниләренә «Гаилә» мәчете белән уртак проект тәкъдим итә. «Әхлак дәресләре» сәхифәсе кысаларында Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән 2026 ел дәвамында кыска-кыска видеороликлар белән тулыландырылган файдалы дәресләр чыгып барачак. Тулырак – 10-11 нче битләрдә!
«Каләмдәш» һәм «Яшь хәбәрче» битләрендә, гадәттәгечә, иҗади укучыларыбызның рәсем, шигырьләре урын алды. Ә «Әдипләребез» битләрендә гыйнвар аенда Галия Гайнетдинова шигырьләрен укый алырсыз.
Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләсезме? Ә кышын бәла-казадан ничек сакланырга? «Хәерле юл» дип аталган өр-яңа сәхифәбез сезгә файдалы киңәшләр бирергә һәрчак әзер!
Шулай ук яңа елда «Спорт белән дус без» сәхифәсе чыгып барачак. Ай саен укучыларның физкультура дәресләрендә төшерелгән күңелле фотолары белән таныша алырсыз!
Финанс грамоталылыгы буенча киңәшләр, ничә яшьтә булсак та, бары файдага гына! Гыйнвар аенда финанс максат куярга өйрәнербез.
«Мәшһүр ватандашлар»да Казанда эз калдырган танылган шәхесләребезгә урын бирдек. Бу юлы – Лев Толстой! Аның Казандагы тарихы белән видеоформатта да танышырга мөмкин.
Яңа елда бергә булыйк! «Сабантуй» һәр йортка килеп барсын!