Тасвирлама
Прошел месяц лета, но не время грустить. Украсьте пасмурные дни солнечным июльским номером! На этот раз мы подготовили для наших читателей еще более интересные материалы.
Харизматичный Амирхан Мубаракшин украсил июльскую обложку «Сабантуя». Он учится в 83 лицее Казани, с 7 лет занимается в Детской филармонии. Кроме того, самостоятельно научился играть на синтезаторе и электрогитаре!
Может ли одежда с национальным орнаментом быть современной? Еще как! У Илюзы Гараевой в Высокой Горе есть свое швейное производство, где она предлагает современную одежду с национальным колоритом. Специально для рубрики «Наше. Татарстанское» она познакомила нас с процессом пошива футболки с татарским орнаментом. Видеоформат уже представлен в социальных сетях.
Готовы к интересным заданиям и играм? Мы придумали для наших юных читаталей несколько увлекательных упражнений, а также тест на выявление характера с помощью бабочек. А еще подготовили настольную игру, чтобы поиграть с друзьями.
Друзья, в каких городах Татарстана вы побывали? Приглашаем на путешествие с «Сабантуем»! В июльском номере вы сможете поближе познакомиться с Чистополем, узнать об известных личностях, связанных с этим замечательным городом. Для вас также сняли небольшой видеоролик, рассказывающий об интересных местах города.
Где находится Брест? Сколько атак пришлось пережить защитникам Брестской крепости в годы Великой Отечественной войны? Об этом расскажут страницы рубрики «Город-герой». Также эти страницы были дополнены с заданиями по истории и раскраской.
Друзья, а вы правильно питаетесь? Или отдаете предпочтение нездоровой пище? В рубрике «Познаю себя» мы изучали пищеварительную систему человека. Детский врач РДКБ Ильнара Сахипгареева поделилась рационом правильного питания.
Не забываем и про литературные страницы нашего издания. Предлагаем окунуться в творчество писателя Камиля Каримова.
А еще у нас есть замечательная новость! Детская редколлегия журнала «Сабантуй» объявляет кастинг для любознательных мальчиков и девочек. С его условиями можно ознакомиться на последних страницах издания.
Лучше один раз увидеть, чем сто раз услышать. Лучше и не скажешь! Так что скорее возьмите в руки июльский номер журнала «Сабантуй».
Җәйнең бер ае үтеп тә китте, әмма без моңсуланмыйбыз. Болытлы көннәрне кояшлы июль саны белән бизәргә тәкъдим итәбез! Чөнки бу юлы укучыларыбызга тагын да кызыклы язмалар әзерләдек.
«Сабантуй» журналының июль тышлыгын харизмалы, шук Әмирхан Мөбарәкшин бизи. Ул Казанның 83 нче лицеенда укый, 7 яшьтән Казан балалар филармониясендә шөгыльләнә. Өстәвенә, үзлегеннән синтезатор һәм электрогитарада уйнарга өйрәнгән.
Милли бизәкле кием заманча була аламы? Ничек кенә әле! Без шундый киемнәр тегү цехын Биектауда күреп кайттык. Илүзә Гәрәева, үзенең тегү цехы белән таныштырып, «Үзебезнеке» сәхифәсе өчен милли бизәкле футболка тегү сере белән бүлеште. Әлеге процессны видеоформатта да карый аласыз.
«Уен сәгате» бу санда тагын да күңелле килеп чыкты! Без укучыларыбызга берсеннән-берсе кызыклы биремнәр, күбәләкләр буенча холыкны ачыклаучы тест та уйлап таптык. Шулай ук дуслар белән уйнар өчен, менә дигән өстәл уены да әзерләдек. Тизрәк журналны кулга алырга гына кирәк!
Татарстанның кайсы шәһәрләрендә булганыгыз бар? «Сабантуй»лы сәяхәткә чакырабыз. Июль санында сез Чистай шәһәре белән якыннанрак таныша алачаксыз. Шулай ук шәһәр белән тулырак һәм тизрәк танышырга кыска видео ярдәм итәчәк.
Брест шәһәре кайда урнашкан? Бөек Ватан сугышында Брест кирмәнен саклаучыларга күпме һөҗүм кичерергә туры килгән? Ә ничә мең кеше немец
әсирлегенә эләккән? Болар турында «Герой-шәһәр» сәхифәсе битләре сөйләр.
Бу сәхифә тарихи буягыч белән дә тулыландырылды.
Дуслар, ә сез дөрес тукланасызмы? Зыянлы ризыкларга өстенлек бирмисезме? «Үземне өйрәнәм» сәхифәсендә ашкайнату системасын өйрәндек. Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар табибы Илнара Сәхипгәрәева балаларга киңәшләрен биреп узды.
Иҗади битләрне дә онытмыйбыз. «Сабантуй»ның «Балачак әдипләре» битләрен язучы Камил абый Кәримов әсәренә багышладык.
Шәп яңалыгыбыз да бар! «Сабантуй» журналының балалар редколлегиясе кызыксынучан малайлар һәм кызлар өчен кастинг игълан итә. Аның шартлары белән журналның арткы битләрендә танышырга мөмкин.
Тагын бик күп мавыктыргыч битләр сезне «Сабантуй»ның июль санында көтә. Тизрәк аны алып укырга җитешегез!