Тасвирлама
Журнал «Сабантуй» помогает воплотить мечты в реальность!
Мечтаешь стать журналистом? Присоединись к мультимедийной школе «Ихлас» при журналах «Сабантуй» и «Салават Купере». Каждую пятницу здесь проходит онлайн-урок «Я стану журналистом!». Занятия ведут известные журналисты республики.
По литературе хочешь получать только «пятерки»? Познакомься с «Писателями детства». В мультимедийной школе «Ихлас» ежемесячно проходят онлайн-встречи с писателями и поэтами современности. На этих уроках ты сможешь познакомиться с творчеством, биографией писателя, его планами на будущее.
Если хочешь удивить близких вкусной едой, открой рубрику «Тамлетамак». Зайнаб научит приготовить шаурму.
Мечтаешь о самокате? Нарисуй рисунок на тему безопасности дорожного движения и участвуй в конкурсе «Будь осторожен»! Победитель получит отличный самокат!
Твоя цель – стать мастером спорта? Значит, пора познакомиться с проектом «СпортТЕАМ»! В февральском номере журнала регбист Алексей Бурдин раскрывает секреты победы.
Новый комикс, интересный сканворд, творчество читателей и множество увлекательных игр – все это в февральском номере журнала «Сабантуй». Читай! Смотри! Играй!
«Сабантуй» журналы хыялларны чынга ашырырга булыша!
Журналист һөнәрен үзләштерергә телисеңме? «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында эшли башлаган «Ихлас» мультимедиа мәктәбенә кушыл. Биредә һәр җомга саен «Мин журналист булам!» дип аталган онлайн-дәрес уздырыла. Дәресләрне республиканың танылган журналистлары алып бара.
Уку һәм әдәбият фәннәреннән «бишле»ләр генә аласың килә икән, «Балачак әдипләре» белән таныш. «Ихлас» мультимедиа мәктәбендә бүгенге көн язучылары һәм шагыйрьләре белән ай саен онлайн очрашулар уза. Бу дәрестә син язучының тормыш юлы, иҗаты, гаиләсе, киләчәккә планнары белән таныша аласың.
Якыннарыңны тәмле ризык белән шаккатырасың килсә, «Тәмлетамак» сәхифәсенә күз сал. Зәйнәп телеңне йотарлык шаурма ясарга өйрәтә.
Самокат турында хыялланасыңмы? Юл хәрәкәте иминлеге темасына рәсем яса һәм «Имин йөр» бәйгесендә катнаш! Җиңүче шәп самокатка ия булачак!
Максатың – спорт остасы булумы? Димәк, «СпортТЕАМ» проекты белән танышырга вакыт! «Сабантуй»ның февраль санында регби остасы Алексей Бурдин җиңү серләрен ача.
Өр-яңа комикс, кызыклы сканворд, укучылар иҗаты һәм бик күп мавыктыргыч уеннар – болар барысы да «Сабантуй»ның февраль санында. Укы! Кара! Уйна!