Тасвирлама
С январским выпуском журнала «Сабантуй» каждый день станет праздником! Потому что в этом номере собраны самые веселые праздники и памятные даты 2023 года. Вот уже второй год подряд редакция журнала «Сабантуй» готовит для своих читателей необычный подарок на Новый год – детский календарь. Здесь каждый день – праздник. Например, 22 января – Всемирный день снега. А 4 марта можно отпраздновать День рождения микрофона. На каждый праздник есть веселая картинка или забавное объяснение. Каждый месяц в календаре посвящается одному татарскому детскому писателю или поэту. Пройдя через QR-код, можно вспомнить биографию писателя. Этот календарь, наполненный татарскими народными приметами, интересными играми и заданиями, должен быть у каждого!
«Сабантуй» журналының гыйнвар саны белән һәр көнегез бәйрәмгә әвереләчәк! Чөнки бу санда 2023 елның иң күңелле бәйрәмнәре һәм истәлекле даталары тупланган. Инде менә икенче ел рәттән «Сабантуй» журналы редакциясе укучылары өчен Яңа елга үзенчәлекле бүләк – балалар календаре әзерли. Биредә һәр көн – бер бәйрәм. Әйтик, 22 нче гыйнвар – Бөтендөнья кар көне. Ә 4 нче мартта микрофонның туган көнен бәйрәм итәргә мөмкин. Һәр бәйрәмгә кызыклы рәсем яки күңелле аңлатма да бар. Календарьда һәр ай бер татар балалар язучысы яки шагыйренә багышлана. QR-код аша узып, язучының биографиясен дә искә төшерергә була. Татар халык сынамышлары, кызыклы уеннар һәм биремнәргә бай бу календарь һәркемдә булырга тиеш!