Тасвирлама
В новом номере журнала «Казан утлары» читателей ждёт богатая подборка поэзии и прозаических произведений. В неё вошли стихи Флюры Низамовой, посвящённые Тукаю, рассказ Шагита Алпара «Зависть» и стихи Нурлана Ганиева. Особое место занимают повесть Зиннура Хуснияра «Трагедия, которая могла произойти в Большом Битамане» и рассказ Марата Амирханова «Стрела любви». В разделе «Юбилеи» опубликованы материалы, посвящённые 75-летию Рифата Жамала и 50-летию Нурфии Юсуповой. Подготовлены материалы к 100-летию со дня рождения поэтессы Сажиды Сулеймановой. В рубрике «Бесценные голоса» воспоминания и материалы, посвящённые Мударису Аглямову и Равилю Бухараеву. Завершает номер дневник общественной и культурной жизни.
«Казан утлары» журналының бу санында шигърият һәм чәчмә әсәрләрдән торган бай әдәби тупланма тәкъдим ителә. Флюра Низамованың Тукайга мөрәҗәгать иткән шигырьләре, Шәһит Алпарның «Хөсетлек» бәяны һәм Нурлан Ганиев шигырьләре укучы күңеленә юл табар. Зиннур Хөсниярның «Олы Битаманда була язган фаҗига» кыйссасы һәм Марат Әмирхановның «Сөю угы» хикәясе дә игътибарга лаек. «Юбилейлар» бүлегендә Рифат Җамалның 75 яшьлек, Нурфия Юсупованың 50 яшьлек юбилейларына багышланган язмалар белән танышырга мөмкин. Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулу уңаеннан шагыйрәнең истәлегенә багышланган материаллар тәкъдим ителә. «Газиз тавышлар» бүлегендә Мөдәррис Әгъләмов һәм Равил Бохараев иҗаты искә алына. Санны иҗтимагый-мәдәни тормышыбызга багышланган яңалыклар һәм хәбәрләр тәмамлый.