Тасвирлама
Каршы алыгыз - "Идел"нең июнь саны! Тышлыкта үзенең кыю шигаре белән Булат Минкин. "Яшьләргә юл бирегез!", ди актер, драматург, кинорежиссер егет.
"Идел" ңурналының июнь саны, гадәттәгечә, бик эчтәлекле һәм зәвыклы. Монда иҗат, сәнгать белән кызыксынган кешеләр үзенә кызыклысын табачак. Таланты, амбицияле яшьләр - төп геройларыбыз. Тышлыктагы Булат Минкин, әйтик, бик күп проектларда катнаша. Актер буларак без аны "Анна Каренина" иммерсив спектаклендә күрә алабыз. Драматург буларак та билгеле. "Берүзе" документаль кыска метражлы фильмы "мөселман киносы" фестивалендә җиңү яулады. Әлеге тынгысыз егет турында журналның яңа санында укый аласыз.
"Үзебез турында үзебез" проекты да дәвам итә. "Татмедиа"да эшләгән талантлы коллегаларыбызның фикерләре гаять кызыклы. Үзебез турында үзебез сөйләмәсәк, кем сөйләр?!
Галимебез Ринат Сәфәровтан исә, һәрвакыттагыча, файдалы киңәшләр бирелә. Князь – кенәз, нашир – нәшир – нәшер, инкяр – инкарь… Вариантлы сүзләр күп. Боларның кайсы дөрес? Минем Лениногорскида булганым юк. Әллә Лениногорскта диелергә тиешме? Шуларның очына чыгабыз.
Үзебезнең Татарстанда ял урыннарын да барлауны дәвам итәбез. Бу юлы Кайбыч һәм Яшел Үзән районнарына сәяхәт иттек. Республикабызда да матур һәм кызыклы урыннар чиксез бит! Ә чит җирләргә килгәндә, бу юлы "Идел" белән Дагыстанга, Кырымга, Калмык иленә сәфәргә бара аласыз!
Быел Gauga төркеменә 10 яшь тула. Яшьләр төркемнең җырларын белә, концертларда кушылып җырлый. Концертка йөрүчеләрнең күбесе кызлар – алар төркем солисты Оскар Юнысовны күрергә һәм тыңларга килә. Оскар үзе журналистлар белән аралашырга яратмый. Ләкин хәзер интервью бирерлек сәбәбе бар – май аенда төркемнең «Kamfit» дип аталган альбомы дөнья күрде. Шул форсатка бәйләп, татар рок җырчысы, автор-башкаручы, яшь кызларның татлы төшләр герое Оскар Юнысов белән әңгәмә кордык.
Ә әдәбият белән кызыксынучыларга яшьләр прозасы да, шигьрият тә, остазлар киңәше дә! "Идел"не рәхәтләнеп укыгыз!