Тасвирлама
Яшьләр берөзлексез иҗатта: сүз, сәхнә сәнгате һәм көй кушылдыгы – опера дисеңме, рәсем сәнгате, видеопроектлар... Март саны тышлыгында – композитор Миләүшә Хәйруллина. Әле күптән түгел генә аның иҗатында «Кави-Сәрвәр» операсы олы сәхнәгә менде.
Яшьләр берөзлексез иҗатта: сүз, сәхнә сәнгате һәм көй кушылдыгы – опера дисеңме, рәсем сәнгате, видеопроектлар... Март саны тышлыгында – композитор Миләүшә Хәйруллина. Әле күптән түгел генә аның иҗатында «Кави-Сәрвәр» операсы олы сәхнәгә менде. Яшь композиторның үзенчәлекле фикерләре журнал укучыларга да кызыклы булыр.
Уфа кызы Зәлифә Хибатова рәсем сәнгатендә билгеле оста. Әмма аның да эмоциаль яну чоры булып алган: рәссам булып кына тормышны алып барып булырмы дип хафаланган. Остазы юл күрсәткән: заказга портретлар ясый башлаган. Шул көннәрдә картиналарын бер коллекционер күреп алган. Хәзер ул онлайн галереялар аша да эшләрен сата, күргәзмәләрдә дә актив катнаша. Иҗатта югалып калмау серләре белән бүлешә ул.
Филолог Ринат Сәфәровтан егерменче дәрес. «Бөдрә»ме, «көдрә»ме? «Сабыр»мы, «сабырлы»мы? Кайсын куллану дөресрәк икән? Тукта, кулланумы, файдаланумы? Боларның аермасы бармыни? Укыйк һәм сөйләмебезне камилләштерик!
Фәнни-LAB сәхифәсендә фән өлкәсендәге яшьләр эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итәбез. Март санының герое – КФУның «Трансляцион онкология» фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре Айгөл Рәхмәтуллина. Онкологияне булдырмау, аның белән көрәшүнең заманча фәнни ысуллары турында тәфсилләп аңлата ул. Бер генә анонс: «ПроРодинки» ресурсы турында белә идегезме әле? Тәндә булган миңнәрне фотога төшереп, махсус кушымтага йөклиләр. Аннан фотоларны ясалма интеллект анализлый һәм яман шеш куркынычы дәрәҗәсен билгели. Аның карарын табиб тикшерә. Журналда кирәкле сайтларга сылтамалар да урын алган.
Түр башы сәхифәсендә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белән кызыклы әңгәмә тәкъдим ителә. Аның фикерләрен IT белгеч Ясинә Җәләлова да куәтли. Әйе, айтишникларны егетләр дип күзаллаган аңыбыз аптырап калырлык факт – Ясинә бүген каршеринг мобиль кушымтасын программалаштыру һәм аны камилләштерү белән шөгыльләнә.
Ә менә Архангельскига сәяхәткә баручыларга сез нинди карашта? Салкын төбәкнең үз плюслары да бар икән бит, хәтта Төньяк балкышын да күреп кайтырга була. Язма авторы Илнур Газиев сәяхәтләргә гел түбәтәйдән йөрим ди, кая гына барса да татарлар табылмый калмый ди. Архангельскида аңа татарча эндәшүче табылганмы? Язмадан укып белерсез!
Март санында Санкт-Петербургтан бер шәлкем язма да кызыклы булыр: Муса Җәлил кызы Люция, Питерда татарлар эзләрен барлау, «Мирас» үзәгенә йөрүче яшьләр белән аралашу битараф калдырмас.
Иң кызыклысы азакта – Әдәби сәхифәдә. Аяз Гыйләҗевнең әле беркая да басылмаган «Кояш байый» хикәясен әдипнең җәмәгате – Нәкыя ханым тәкъдим итте. Атилла Расихның әдәбиятка килү тарихы, Рафис Корбанның яшь язучыларга төпле киңәшләре, Алинә Хәбибуллина, Ландыш Әбүдәрова иҗатын тәмләп укырлык. Ә менә яшь язучы Гөлинә Фәрхуллина «Нигә син шундый?» хикәясен махсус «Идел» өчен язды.
«Идел»не алып укыйсы гына калды. Көннәрегез уңышлы үтсен!