Тасвирлама
БӘХЕТЛЕ ӘНИ
Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен билгеләп узабыз. Шуңа да бу санда бер матур әни турында язарга ниятләдек. Ләкин сез әйтерсез: һәр әни үзенчә матур һәм без килешербез. Һичшиксез, шулай! Алайса аз гына төзәтмә – редакциябезгә матур әниләрнең берсе килде. Ризидә апаны күпләр танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрованың әнисе һәм журналист, күп еллар дәвамында баш мөхәррир булып эшләгән Миңназыйм Сәфәровның җәмәгате буларак белә. Тагын әле йөзләгән баланың хөрмәтле укытучысы да ул. Ул – яраткан кыз, газиз әни, кадерле дәү әни һәм сөекле хатын.
Безнең журналыбызның ноябрь санында кунакта – Ризидә Сәфәрова.
ТАТАР ЯУЛЫГЫН ДӨНЬЯГА КЕМ ТАНЫТА
Моннан ун ел элек югары уку йорты мөгаллиме Елена Габдрахманова үз тормышын кискен үзгәртә. Ул татар яулыклары тегә башлый һәм TATARSCARF брендына нигез сала. Аның бизнесы уңышлы үсә: хәзер инде ул Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә яхшы мәгълүм. Елена «Татарстан»га бренд тарихы нәрсәдән башлануы, үзенең эшкуар ханым буларак формалашуы дәверендә туган кыенлыклар һәм көндәшлектән курыкмавы турында сөйләде.
Басмабызының ноябрь санында шул турыда укыгыз.
ИКЕ ХЫЯЛ БЕРЛӘШКӘНДӘ
2020 елның 1 сентябрендә Казанда гадәти булмаган мәктәп ачыла – «Адымнар». Аны хыялдан чынга ашыручылар – Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм әлеге мәктәпнең булачак директоры Айдар Шәмсетдинов. Язмыш кушуы буенча ике хыял берләшә һәм, нәтиҗәдә, кабатланмас полилингваль проект барлыкка килә. Проект Татарстандагы милли мәгарифне үстерүгә дә, аны яңа дәрәҗәгә күтәрүгә дә үзеннән зур өлеш кертә. Бүген уникаль мәктәпне юкка гына «Татарстан Хогвартсы» дип атап йөртмиләр. Ә бу эш ничек башланган соң? Дөресрәге, мәктәп ничегрәк иң башта хыялда туган, ничек расланган, төзелгән, әзерләнгән, ачылган? «Хогвартс»ның башында торган һәм бөтен серләрен белгән кешегә мөрәҗәгать итик – Айдар Шәмсетдиновка.
Беренче тапкыр «Татарстан» журналында басыла.