Тасвирлама
ҖӘЛИЛ. ЧИШМӘ БАШЫ...
Мең ярым чакрымга сузылган сәфәр, ике дистә сәгать юлда, бензинга чират торулар. Болар барысы да – Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышлап, Казан – Мостафа – Оренбург - Казан маршруты буенча «Татарстан» журналы оештырган автойөрешнең коры арифметикасы. Казанның 1 Май мәйданыннан – каһарман шагыйрь һәйкәле яныннан - ул дөньяга килгән, беренче адымнарын ясаган, иҗат итә башлаган, холкын чыныктырган урыннарга сәфәребез бу. Еллар узгач, үзен җәзалар алдыннан, безгә, киләчәк буыннарга: “Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып”, - дип язып калдырачак һәм исемен мәңгеләштерәчәк татар шагыйренең туган якларына юл тотуыбыз...
Басмабызның әлеге саны шул турыда.
ОРЕНБУРГ УРТАСЫНДА – ТАТАР КИТАПХАНӘСЕ
Оренбургка баргач, Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә белән таныштык. Хәер, гади генә китапханә түгел ул, аны милли-мәдәни үзәк дию дөресрәк булыр. Монда татар, башкорт, казах, рус халыкларының тарихы, мәдәнияте, шулай ук шактый гына тарихи документлар белән дә танышырга мөмкин. Ә иң мөһиме – китапханә күпме бөек татар язучыларының эзен саклаган! Бүген китапханә Оренбург өлкәсе татарларының милли үзәге дисәк тә ялгышмабыздыр.
Басмабызның сентябрь санында Оренбург китапханәсенең кичәгесе, бүгенгесе һәм киләчәккә планнары турында укыгыз.
ТАТАР КАРГАЛЫСЫ: БЕЗНЕКЕЛӘР КАЙДА ДА ЮГАЛМЫЙ
Оренбургтан унсигез чакрым ераклыкта Татар Каргалысы авылы урнашкан. Дөресрәге, бистә исемен йөртә ул, 5 мең 500 тирәсе халкы бар. 1744 елда Казан губернасыннан бирегә күчеп утырган берничә гаилә, урманны кисеп, авыл иткән. Шул гомер эчендә авыл Россиянең иң зур татар авылларының берсенә әйләнгән. Иң сөенечлесе – ул һаман да үсештә, ел саен дистәләгән йортлар төзелә. Моның сере, сәбәбе нәрсәдә? Татар Каргалысына баргач, әнә шушы сорауга җавап эзләдек.