Тасвирлама
«Сююмбике» – журнал для мам
В ноябре отмечается День матери. Поэтому мы постарались сделать этот номер особенно тёплым и душевным. Надеемся, нам это удалось.
Обложку журнала украшает фотография сотрудницы пресс-центра Государственного Совета Республики Татарстан, заслуженного работника печати и массовых коммуникаций Республики Татарстан, поэтессы Чулпан Ахметовой (Танчулпан). В этом номере публикуем подборку ее стихотворений.
Гульнара Фатрахманова родилась и выросла в Мордовии, работала в Москве, в компании «Российские железные дороги». Выйдя замуж за сельского парня, она связала свою судьбу с деревней. Молодая семья переехала из Москвы в село Богатые Сабы Сабинского района. Сегодня Гульнара – мама четверых детей, автор культурного и социального проекта «Колыбельная», а совсем скоро она станет мамой в пятый раз. Познакомиться с этой удивительной женщиной предлагаем в материале «Барысы да яратудан башлана...».
Мавлия Саляхова – мама троих детей и волонтёр. Она уже тридцать четыре раза сама за рулем доставила бойцам в зону СВО гуманитарную помощь, собранную силами волонтёров и активистов организации «Помощь СВОим Татарстан». Материал «Җитмеш биш мең чакрым» посвящён этой отважной женщине с большим сердцем.
Очередные герои проекта «Рәхмәт сиңа, әти» – народный писатель Татарстана Рабит Батулла и директор Института Татарской энциклопедии Эльмира Галимова.
В семидесятые годы прошлого века в селе Бизяки Менделеевского района была создана женская бригада трактористок, не имевшая аналогов в СССР. Материал «Беренче бригада» рассказывает о женщинах-трактористках.
Каждый четвёртый человек в Татарстане, страдающий от алкогольной зависимости, – женщина. Женский алкоголизм начинается не с пьянства и потери связи с реальностью. Как не переступить ту тонкую грань, за которой начинается зависимость? Репортаж из Республиканского клинического наркологического диспансера поможет найти ответ на этот вопрос.
Правила жизни любимой многими певицы, заслуженной артистки Татарстана Нурзаде – в материале «Булдыра алмыйсың дияргә ярамый миңа».
В этом году исполняется 120 лет со дня рождения Сары Садыковой – первой татарской женщины-композитора. Материал «Җыр ага тын гына, моң гына...» на крыльях мелодий перенесёт читателей в молодые годы Сары Садыковой.
Диляра Гимранова – директор мемориального музея Ризаэддина Фахреддина в селе Кичучатово Альметьевского района. О том, какую работу проделала Диляра ханым, чтобы вернуть имя Риза-хазрата, сохранить его наследие и донести его до широкой публики, рассказываем в материале «Хөрмәтле Риза казый ядкаре».
Продолжаем знакомить читателей с творчеством писателей других народов. В этот раз предлагаем вашему вниманию рассказ марийского писателя Василия Краснова «Сихерче».
В рубрике «Маэстро» открываем новые грани таланта Идриса Газиева – заслуженного артиста России, народного артиста Татарстана и Башкортостана, исполнителя с изысканным музыкальным вкусом.
В рубрике «Безнең почта» – письма наших читателей.
Об увлекательном хобби Зили Идрисовой вы узнаете из материала «Өч мотоцикл, гаилә һәм уртак юллар». Впрочем, о каком именно увлечении идёт речь, понятно уже из самого названия.
О том, что пришлось пережить матерям в годы войны, невозможно передать до конца – ни словами, ни на бумаге. Материал Раушании Низамовой «Хыялларың чынга ашты, әни!» никого не оставит равнодушным.
На страницах рубрики «Хатын-кыз галәме», как всегда, – полезные и нужные советы. В этот раз мы поговорим с неврологом Зарриной Шакировой о том, как сохранить когнитивное здоровье, разберём ситуации нарушения прав потребителей, узнаем у эксперта по этикету Айсылу Гариповой правила современного этикета. Коуч-психолог Илюза Аминова поделится рекомендациями, которые помогут справиться с осенней апатией.
И, конечно же, мы подготовили для вас новый рецепт – кыстыбый со свёклой. Приготовить это необычное блюдо научит су-шеф ресторана «Татар» Эльвина Исламова. А ещё мы разберёмся, в чём разница между топлёным маслом и маслом гхи и чем они полезны.
«Сөембикә» – әниләр журналы
Ноябрь аенда Әниләр көнен бәйрәм итәбез. Шуңа күрә дә журналыбызның бу санын аеруча да җылырак, ягымлырак итәргә тырыштык. Безгә калса, моңа ирештек тә.
Тышлыгыбызны Татарстан Дәүләт Советының матбугат үзәге хезмәткәре, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Таңчулпан тәхәллүсе белән танылган шагыйрә Чулпан Әхмәтова фотосы бизи. Укучыларыбызга аның бер шәлкем шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Мордовиядә туып-үсеп, Мәскәүдә «Россия тимер юллары» компаниясендә эшләгән Гөлнара Фәтхрахманова авыл егетенә кияүгә чыгып, язмышын авыл белән бәйли. Яшь гаилә Мәскәүдән Саба районы Байлар Сабасына күченеп кайта. Дүрт бала әнисе, «Бишек җыры» дип аталган мәдәни һәм социаль проект авторы, тиздән бишенче тапкыр әни булачак бу ханым белән «Барысы да яратудан башлана...» язмасында таныштырабыз.
Мәүлия Сәлахова – өч бала әнисе һәм волонтер. «Помощь СВОим Татарстан» волонтерлары һәм активистлары көче белән җыелган гуманитар ярдәмне инде утыз дүрт тапкыр үзе руль артына утырып СВОдагы егетләргә илтеп тапшыра. «Җитмеш биш мең чакрым» язмасы кыю йөрәкле һәм нечкә күңелле шушы ханымга багышланган.
«Рәхмәт сиңа, әти» проектының чираттагы геройлары – халык язучысы Рабит Батулла һәм Татар энциклопедиясе институты директоры Эльмира Галимова.
Узган гасырның җитмешенче елларында Татарстанның Менделеевск районы Бәзәкә авылында СССРда тиңе булмаган хатын-кызлар бригадасы оеша. «Беренче бригада» язмасы тракторчы кызлар турында.
Татарстанда эчкечелектән интеккән һәр дүртенче кеше – хатын-кыз. Хатын-кыз алкоголизмы башын җуеп, дөньясын онытып эчүдән башланмый. Кылдай нечкә ул чикне ничек узмаска? Республика клиник наркология диспансерыннан репортаж әнә шул сорауга җавап табарга булыша.
Күпләрнең яраткан җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Нурзадәнең тормыш кагыйдәләре – «Булдыра алмыйсың дияргә ярамый миңа» язмасында.
Татарның беренче хатын-кыз композиторы Сара Садыйкованың тууына быел 120 ел. «Җыр ага тын гына, моң гына...» язмасы җаннарны иркәләгән җыр канатларына утыртып, укучыларны Сара Садыйкованың яшьлек елларына алып китә.
Диләрә Гыймранова – Әлмәт районы Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры. Риза хәзрәтнең исемен кире кайтару, аның мирасын саклау һәм халыкка җиткерү буенча Диләрә ханым башкарган эш – «Хөрмәтле Риза казый ядкаре» язмасында.
Башка милләт язучыларының әсәрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу санда укучыларыбызга мари язучысы Василий Красновның «Сихерче» хикәясен тәкъдим итәбез.
«Маэстро» – Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, затлы җырчы Идрис Газиевны яңа яклары белән ачабыз.
«Безнең почта»да – укучыларыбыздан килгән хатлар.
Зилә Идрисованың мавыктыргыч хоббиен «Өч мотоцикл, гаилә һәм уртак юллар» язмасыннан укып белерсез. Хәер, нинди хобби булуы исеменнән үк аңлашыла.
Сугыш елларында әнкәйләр кичергәнне язып та, сөйләп тә бетерә торган түгел. Раушания Низамованың «Хыялларың чынга ашты, әни!» язмасы беркемне дә битараф калдырмас.
«Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә, гадәттәгечә, файдалы һәм кирәкле киңәшләр. Бу юлы невролог Заррина Шакирова белән когнитив сәламәтлекне саклау турында сөйләшәбез, кулланучылар хокуклары бозылган очракларны барлыйбыз, этикет белгече Айсылу Гариповадан замана этикеты кагыйдәләрен өйрәнәбез, коуч-психолог Илүзә Әминова көзге апатияне җиңәр өчен үз киңәшләрен бирә. Әлбәттә инде, бездән өр-яңа рецепт – чөгендердән кыстыбый. Аны әзерләргә «Татар» рестораны су-шефы Эльвина Исламова өйрәтә. Сары май һәм гхи маеның аермасы һәм шифасы нәрсәдә булуын белербез.