Журналның төре
- басма версиясе
- санлы версиясе
Тасвирлама
“Чаян”ыбызның июнь саны дөньяга чыкты. Укучыларыбызның сөенеп, журналдагы яңа битләрен актаруына һәм укуына шигебез юк. Андагы кызыклы, әһәмиятле, көлкеле язмаларга игътибарга лаек. Әйтик:
- Көн кадагына сугарлык шигъри фикер
- “Бурычлылар армиясе” дип исемләнгән фельетон
- Йөремсәк мәзәкләр тезмәсе
- “Абау” сәхифәсендәге тормышыбыз чатаклары, могҗизалы хәлләр
- Байтак кына юмор хикәяләре, сатирик шигырьләр журналыбызның һәр битенә теркәлгән. Әлбәттә, чорыбызның тәнкыйтькә байлыгы – рәссамнарыбызның оста карикатураларында ачык чагыла.
- Сәхифәләребез: “Көлке терапиясе”, “Тишек көпчәк”, актуаль проблемаларны яктыртуда үз өлешләрен башкарган.
- Бу юлы әле бакча хәлләренә дә игътибар юк түгел – сезон башындагы тәкъдимнәр, файдалы шаян киңәшләр.
- “Үткәннәргә карыйк каерылып” сәхифәсе, гадәттәгечә, гыйбрәт алырлык вакыйгаларны яктырта.
Башыгызны эшләтеп җибәрү өчен “Уйна да, уйла да”, “Чаянворд”ы да укучыларыбызга хуш килер.
Күңелле мизгелләр өстәлеп, тормышыгыз ямьләнсен!