Кәрзин
Товар
Сан
Бәя

юмористический журнал . чаян №2

Татар телендә

chayan-2-2023tat2-obl-jpg.jpg
105 ₽

Тасвирлама

“Чаян”  журналының яңа февраль саны чыкты.
Аны, 2нче биттә гадәткә кергән, көн кадагына сугардай эчтәлектәге шигъри юллар ача. Шулай ук, Шомбай аганың коммуналь түләүләр мәсьәләсендә, үткен җавабы игътибарга лаек.
Өченче биттәге шигырь, 23нче февраль – Армия көненә чагылыш таба.
“Картларча колач белән” дигән фельетон – картлар турында. Ничек аларны “бөек брокерлар һәм рынок фонды аналитиклары” алдап, мошенниклар корбанына әйләндерәләр.
 “Авто! стоп!” сәхифәсе безнең гадәти бәлаләр турында төрле җирләрдән фактлар бирә.
Шулай ук бу санда укучыларыбыз түләүсез көлүтерапиясе алырга мөмкин, медполиссыз һәм чиратсыз.
“Чаян шифаханәсе”ндә җәмгыятебезгә диагноз кую чалымнары кузгатыла.
“Үткәннәргә карыйк каерылып” битендә шактый күңелгә ятышлы кызык вакыйга бирелгән – бер күренекле язучыбыз белән булган хәл.
Болардан тыш, укучыларыбыз бу санда байтак үткен карикатуралар, мәзәкләр күрерләр. Һәм дә “Уйна да, уйла да” Чаянворды.
Күңелле мизгелләр бергә булсын!
Тасвирламага күчү

Похожие товары