Корзина
Товар
Кол-во
Цена

журнал . татарстан №4

На татарском языке

Tatarstan_04_399_2025_TAT_1_OBL.jpg
Tatarstan_04_399_2025_TAT_24-25.jpg
Tatarstan_04_399_2025_TAT_38-39.jpg
Tatarstan_04_399_2025_TAT_68-69.jpg
Tatarstan_04_399_2025_TAT_содержание.jpg
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
179 ₽

Описание

 «Татарстан» журналының апрель санында тәкъдим итәбез:

Хәләл туризм. Чынга ашарлык хыялмы?

Безнең Казанның нинди генә исемнәре юк: гастрономик башкала, спорт башкаласы, мәдәни башкала... Киләчәктә, ихтимал, тагын бер исеме барлыкка килер: “Казан – ислам туристлык башкаласы”. Бу чынга ашарлык хыялмы? Казан, гомумән, Татарстан ни дәрәҗәдә моңа дәгъва кыла ала? Башкалабызда хәләл кануннарына туры килә торган нинди туклану нокталары, кунакханәләр бар? Хәбәрчебез үз язмасында әлеге сорауларга җавап табарга тырышты.

Җир үзе булышты...

Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан башланган “41 нче ел балалары” проектын дәвам итәбез. Бөек Ватан сугышы башланган чорда туган, тәпи киткән бу сабыйларның язмышы ничек булып беткән? Нинди могҗиза белән исән калганнар? Бу юлы без басмабызда Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ белән булган сөйләшүне бирергә булдык.

“Сугыш чоры буыны сау: көч алдык

Үлән сутыннан – Җир үзе булышты!” - дип яза шагыйрь үзенең бер шигырендә. Әтисе Кәшфулла фронтка киткәндә аңа биш ай да булмый әле. 1941 елның августында Кәшфулла берсеннән берсе кечкенә өч улын кулына алып сөя: “Бәлки кайтып та булмас, бәхил бул”, - дип, яраткан җәмәгате Сәвия белән хушлаша. Ир күңеле дөрес сизенгән – октябрь аенда Кәшфулланың үлгән хәбәре килә. Фронтка киткәннән соң, ул бары тик бер хат язарга гына җитешә. 

Иске бәрәңгегә – яңа караш...

Халык икенче икмәк дип тә  йөрткән бәрәңге заманында күпме кешене ачлыктан йолып калган. Бүген дә аннан башка тормышны күз алдына китереп булмый. Шуның өчен дә яз җитүгә, күпләр бәрәңге утырту мәшәкатьләре артыннан йөри башлый.

Татарстан шартларында бәрәңге утырту өчен кулай вакыт кайчан? Мул уңыш алу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Шушы һәм башка күп кенә сорауларга Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева җавап бирде.

Әлеге язмалардан тыш, басмабызның бу санында традицион рубрикаларыбызны (“Татарстан авыллары”, “Гамьле әңгәмә” һ.б.) дәвам итәбез. Игътибарыгызга “Казанның агач йортлары” дип аталган яңа проект та тәкъдим ителә. Бу юлы сүзебез Крестовниковлар йорты турында барачак. Рәхәтләнеп укыгыз!

Перейти к описанию

Похожие товары