Корзина
Товар
Кол-во
Цена

журнал . сабантуй №9

На татарском языке

photo_2025-09-02_14-05-11.jpg
2025S_09_ИТОГ3.jpg
2025S_09_ИТОГ4.jpg
2025S_09_ИТОГ5.jpg
2025S_09_ИТОГ9.jpg
2025S_09_ИТОГ10.jpg
2025S_09_ИТОГ11.jpg
2025S_09_ИТОГ14.jpg
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
109 ₽

Описание

Ну, здравствуй, золотая осень! Ребята, давайте проведем этот дождливый сентябрь вместе с «Сабантуем». Первый месяц осени подготовил для вас самые «теплые» страницы.   

На обложке журнала вас встречает Ислам Амиров – талантливый парень, который занимается в ансамбле песни и танца «Нардуган» в Нижнекамске. Познакомиться с ним поближе вы сможете в фотокомиксе. 

Друзья, а вы уже придумали, в каком тайном местечке будете хранить деньги, полученные от ваших бабушек и дедушек за школьные пятерки? Вам обязательно нужен кошелек! Да такой кошелек! Кожаный, роскошный, напоминающий нашу национальную еду – треугольник. Такой кошелек можно сделать своими руками у нас в Казани. Торопитесь увидеть этот процесс не только на страницах журнала, но и в видеоформате в рубрике «Наше. Татарстанское». И храните свои сбережения с удовольствием!

Скоро наступит День учителя. А это значит, что можно поблагодарить любимого учителя подарком на память. А лучший подарок тот, который сделан своими руками. С рубрикой «Мастер-класс» ты научишься делать искусственный цветочный букет своими руками. 

Тук-тук? А что это? Настало время игрового часа. Традиционно мы подготовили самые интересные игры-головоломки. С нами точно не соскучишься! Также ты найдешь таблицу расписания уроков.  От тебя требуется только одно: заполнить красивой ручкой и повесить в удобном для тебя месте.

Где находится город Минск? Сколько дней длилась вражеская оккупация? Ответы на эти и другие вопросы ты найдешь в рубрике «Город-герой». 

Также в этот раз на страницах рубрики «Познаю себя» мы изучали строение головного мозга. Детский невролог Гузель Рябова дала детям полезные советы по повышению мозговой активности. Начало учебного года, актуально, не так ли? 

В этот раз рубрику «Писатели детства» мы посвятили творчеству поэтессы Айсылу Имамиевой. Мы надеемся, что вам понравится ее творчество.

Конечно же, это еще не всё, наш дорогой читатель! В сентябрьском номере «Сабантуя» ты узнаешь много чего нового. Быстрее возьми осенний номер в руки! В этом учебном году он будет твоим лучшим другом.

Алтын көзне «Сабантуй» белән бергәләп башлыйк! Көзнең беренче ае сезгә менә дигән журнал тәкъдим итә. 

Журналның сентябрь тышлыгында – Ислам Әмиров – Түбән Кама шәһәрендә «Нардуган» җыр һәм бию ансамблендә шөгыльләнүче уңган-булган егет каршы ала. Аның белән якыннанрак фотокомикста таныша алырсыз. 

Дуслар, «бишле»ләр өчен әби-бабайларыгыз биргән акчаны кая җыеп барырга уйлыйсыз? Сезгә, һичшиксез, акча янчыгы кирәк! Үзе затлы, үзе күннән, үзе матур, үзе хәтта тәмле булып тоела торган акча янчыгын ясарга үзебездә, Казанда өйрәтәләр. Әлеге процессны журналның «Үзебезнеке» сәхифәсендә генә түгел, видеоформатта да күрергә ашык!

Тиздән укытучылар көне җитә. Димәк, яраткан укытучыңа рәхмәт белдереп, истәлеккә бүләк бирергә мөмкин. Ә иң яхшы бүләк – үз кулларың белән ясалган бүләк. Шулай булгач, «Остаханә» битләрендә үз кулларың белән чәчәк бәйләме ясарга өйрәнәчәксең. Чын чәчәкләрдән аерырлык та түгел!

«Уен сәгате»ндә, гадәттәгечә, иң кызыклы һәм баш эшләтә торган уеннар тәкъдим ителде. Яллардан соң укуга кереп китәргә ярдәме тими калмас. Шулай ук журналның көзге санында дәресләр тәртибен дә булдырдык. Аны тутырып, үзеңә җайлы җиргә элеп куя аласың. 

Казаннан ерак түгел, Идел һәм Чулман елгалары кушылган җирдә, Куйбышев сусаклагычы ярында истәлекле урыннарга бай Лаеш районы урнашкан. Еш кына аны Сокуры авылында туган танылган рус шагыйре хөрмәтенә «Державин крае» дип атыйлар. Әлеге матур җир турында кызыклы фактларны сентябрь санында укырга була. Ә Лаеш районы белән тагын да тизрәк танышырга теләсәгез, кыска видеоны кереп карый аласыз. Анда иң матур урыннарны бергә җыйдык!

Минск шәһәре кайда урнашкан? Дошман оккупациясе ничә көн дәвам  итә? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Герой-шәһәр» сәхифәсе битләрендә табарсың.

«Үземне өйрәнәм» сәхифәсендә исә баш мие төзелешен өйрәндек. Балалар неврологы Гүзәл Рябова баш мие эшчәнлеген арттыру буенча балаларга файдалы киңәшләрен бирде. 

«Балачак әдипләре» битләрен шагыйрә Айсылу Имамиева бизәде. Аның матур хикәясен бик яратып укырсыз, дип өметләнәбез. 

Әлбәттә, бу гына түгел! «Сабантуй»ның сентябрь санында сезне тагын бик күп файдалы язмалар һәм кызыклы сәхифәләр көтәчәк. Тизрәк көзге санны кулыңа ал, дустым! Бу уку елында ул синең киңәшчең дә, сердәшчең дә булыр.

Перейти к описанию

Похожие товары