Описание
Журнал «Сабантуй» учит ценить каждый день! В мартовском номере журнала можно познакомиться с певицей, мастером художественного слова, блогером с более чем 200 тысячами подписчиков Ассэль Салаховой. «Секрет моего успеха в том, что я ценю каждый час», – говорит Ассель.
В этом номере Саида научит вышивать платок, а Зайнаб – делать вкусный салат. Аслан объяснит, зачем нужны танцы в театре. Следуя за Нурбикой, умеющей путешествовать во времени, можно «погостить» у Шурале.
Любителям творчества будут полезны советы известных журналистов Рамиса Латыпова и Ильдара Киямова. Очередные уроки проекта «Я буду журналистом!» посвящены источникам информации и жанрам в журналистике.
«Сабантуй» – это творческая площадка для одаренных детей. В рубриках «Учитель с золотыми руками», «Zooмир», «Крылатый конь», «Моя школа» опубликованы письма читателей.
С журналом «Сабантуй» можно найти ответы на многие вопросы. Какое место в автомобиле наиболее безопасно? Кто был учителем Буратино? Какие качества развивает танец? Что делают борцы с подарками, завоеванными на Сабантуях?.. Прочитав мартовский номер журнала, узнаешь все!
Читай, играй, смотри! С журналом «Сабантуй» каждый день будет продуктивным!
«Сабантуй» журналы һәр көннең кадерен белергә өйрәтә! Журналның март санында җырчы, нәфис сүз остасы, 200 меңнән артык язылучысы булган блогер, җилдәй җитез Ассэль Сәлахова белән танышырга мөмкин. «Уңыш сере – һәр көннең, һәр сәгатьнең кадерен белүдә», – ди Ассэль.
Бу санда Сәидә – якын кешеңә кулъяулык чигәргә, ә Зәйнәп тәмле салат ясарга өйрәтер. Аслан исә театрда биюнең ни өчен кирәклеген аңлатыр. Борынгы заманга сәяхәт итә белүче Нурбикәгә ияреп, Шүрәле янына да «барып кайта» аласың әле.
Иҗат итәргә яратучылар өчен танылган журналистлар Рәмис Латыйпов һәм Илдар Кыямовның киңәшләре файдалы булыр. «Мин журналист булам!» проектының чираттагы дәресләре журналистикада мәгълүмат чыганаклары һәм жанрлар системасына багышлана.
«Сабантуй» журналы – сәләтле укучылар өчен иҗат мәйданы ул. «Алтын куллы мөгаллим», «Zooдөнья», «Каләмдәш», «Канатлы ат», «Минем мәктәп» сәхифәләрендә балалар иҗаты урын алган.
«Сабантуй» белән бик күп сорауларга җавап та табарга мөмкин. Автомобильдә кайсы урын куркынычсызрак? Буратиноның укытучысы кем булган? Бию нинди сыйфатларны үстерә? Көрәшчеләр Сабан туенда алган бүләкләрен нишләтә?.. «Сабантуй»ның март санын укысаң, барысын да белерсең!
Укы, уйна, кара! «Сабантуй» журналы белән һәр көнең файдалы үтәр!