Описание
«Гаилә һәм мәктәп» журналының декабрь саны
- Гаиләләр дөньясы.
Рузия белән Илмир Ямаловлар; Теләчедә яшәүче Фәләхиевләр; Айгөл Бариеваның истәлекләре.
- Тыелган тема – порнофильмнар.
- Сәфәрләр.
Махсус хәрби операциягә ярдәм итүче волонтёрлары, данлыклы спортчылар белән горур Теләче; Әлифба китабының әтисе Сәләй Вагыйзовның туган төбәге Самара өлкәсенең Татар Байтуганы авылы; В.И.Ленин белем алган гимназияне һәм Ульяновлар яшәгән йортны саклаган Ульяновск өлкәсе.
- Милли юнәлеш.
Шүрәле һәм Су анасы белән генә чикләнмәгән татар фольклоры. Матур мендәрләр чигүче майор. Мәгърифәтче Мотыйгулла Төхфәтуллин. Матрос Бәдамшаһ Курамшин. - Теләсә кайсы спорт сәламәтлекне ныгыта дип уйлап ялгышмас өчен, спорт табибыннан киңәшләр.