Описание
На обложке июльского выпуска – зумеры в офисе своей мечты. Поговорили с сотрудниками Всемирного форума татарской молодежи про идеальный офис, тренды и планы форума на этот год.
Собрали рецепты призывания дождя: какие обряды проводили тюркские народы для борьбы с засухой?
Поговорили с татарстанскими режиссерами про татарстанское кино – они поделились своими любимыми фильмами.
Подготовили аккорды песен про море – самое то для жарких летних дней.
Для любителей литературы в июльском выпуске есть рассказ Луизы Янсуар из ее автобиографического романа.
Июль тышлыгында – үзләренең матур иркен офисларында утыручы зумерлар! Бөтендөнья Татар яшьләре форумының хезмәткәрләре белән зумерлар күзаллавындагы идеаль офис, форумның бу елга планнары һәм трендлар турында сөйләштек.
«Стиль һәм матурлык» сәхифәсендә яшь режиссер Талия Төхфәтуллина белән ГИТИСта уку, Әлмәттә театраль лабораториядә катнашу тәҗрибәсе һәм киенү зәвыгы турында әңгәмә урын алды.
Яңгыр рецептлары турында язма әзерләдек – төрки халыклар нинди йолалар белән яңгыр чакырганнар?
Телем-байлыгым сәхифәсендә хәзерге терминология турында яздык һәм хайваннарның «кемме, нәрсәме?» икәнлеген ачыкладык.
Татарстан режиссерлары төшергән фильмнарны барладык – «Зөләйха»дан алып, «Ядәч»кә кадәр.
Театр темасын да калдырмадык: Тинчурин театры артисты Лилия Камалиева, Кариев театры артисты Айрат Шамс белән сөйләштек.
Музыка сөючеләрне бу санда диңгезле җырларга аккордлар көтә. Әдәбият сөючеләрне исә шагыйрә Зәринә Сөнгатуллинаның шигырьләре һәм Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» романыннан бер хикәя көтә.