Описание
На обложке июньского выпуска – тренеры Университета Талантов. Поговорили с ними о тонкостях работы с нынешним молодым поколением.
Также тебя ждут интервью с башкирским блюзменом Айдаром Исхаковым и артистом Айратом Ибраевым.
Для июньского номера подготовили материал про музей, расположенный в театре им. К.Тинчурина и написали про самые интересные экпонаты.
Также в июньском выпуске опубликовали рассказ из нового произведения Луизы Янсуар и материал про татарский поэтический слэм.
Июнь тышлыгында – Талантлар университеты тренерлары, сәләтле балалар һәм үсмерләргә юнәлеш биреп, аларның үсеш юлында терәк булып торучылар.
Бүгенге үсмерләр белән эшләү нечкәлекләре турында сөйләштек.
Шәхесләрдән сине яшь башкорт блюзмены Айдар Исхаков һәм артист Айрат Ибраев белән әңгәмәләр көтә.
Шулай ук К.Тинчурин театры музеена да күз салдык һәм музей хезмәткәре белән әңгәмә әзерләдек: биредә нинди кызыклы, уникаль экспонатлар саклана һәм Кәрим Тинчурин турында ниләр белергә була?
Китапханәләргә сукмак салуыбызны дәвам итәбез һәм бу юлы Казанның 7 нче номерлы гимназиясендә урнашкан А.С.Пушкин музеена барып кайтырга булдык.
Иҗат сәхифәсендә исә сине Луиза Янсуарның яңа әсәреннән өзек һәм Татар китабы йортында узган шигъри слэм турында материал көтә.