Тип журнала
- печатная версия
- цифровая версия
Описание
Июньский номер 2024 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В 6-ом номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
Как образовалась Волжская Булгария?
Что написано в рукописных памятниках Бардымского района?
Кто прославил село Барда через Габдуллу Тукая?
Чем уникален национальный костюм пермских татар?
Знаете ли вы историю села Уразметьево Пермского края?
Что увидели наши сотрудники в Пермском крае?
Знакомы ли Вы с историей песни «Березы родного края»?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдурашид Ибрагимов, Рустам Набиуллин, Равиль Фахретдинов, Альберт Бурханов, Раиф Марданов, Ирек Хадиев, Джаудат Миннахметов, Лябиб Лерон, Айзиля Сабирова и т.д., напечатанных в новом июньском номере журнала «Безнен мирас».
У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»!
Сохраним наше богатое наследие вместе!
“Безнең мирас” журналының 6 нчы – июнь ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла: “Шәех Сәгъди сөйләгән икән: бер сәфәремез вакытында, ялда, төн урталарында уянып китсәм, ни күзем белән күрим: бер юлдашыбыз бер читтәрәк, җырлапелап, шигырьләр әйтеп, күзен дә йоммастан төнне уздырды. «Бу ни хәл тагы?!» – дип сорадым. Әйтте: «Былбылларны күрдем: куактан куакка очып, аһ-зар кылалар. Киекләр таулардан әрнүле авазлар салалар. Бакалар суда иңриләр. Төрле җанварларның шаушуыннан урманнар гөрләп тора. Шундый фикергә килдем: барлык җан ияләре – киекләр, кошлар, йокламастан, зекер-тәсбих әйткән бер вакытта, минем изрәп йоклап ятуым аңкаулык* булмасмы?» – диде”.
Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
“Безнең мирас” журналының 6 нчы санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Идел буе Болгар дәүләте ничек оешкан?
Барда районының кулъязма ядкярләрендә ниләр язылган?
Габдулла Тукай аша кем Барданы таныткан?
Пермь татарларының милли костюмнары нәрсәсе белән үзенчәлекле?
Пермь краендагы Уразмәт авылы тарихын беләсезме?
“Безнең мирас”лар Пермь краенда ниләр күргән?
«Туган ягым каеннары» җырының язылу тарихы белән танышмы сез?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 6 нчы – июнь саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Рөстәм Нәбиуллин, Равил Фәхретдинов, Фәйзелхак Ислаев, Идият Әширов, Сәлим Назин, Ләбиб Лерон, Кадрия Уразова, Фәйрүзә Гобәйдуллина, Филүсә Арслан, Айзилә Сабирова һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
“Хәтере барның – әйтере бар”, – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! “Үткәне барның – киләчәге дә бар”, – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!
Со всеми товарами можно ознакомиться в нашем магазине "ТАТМЕДИА"