Описание
Мартовский номер журнала... Он особенный. Он и не может быть другим, ведь в марте завершается республиканский конкурс «Женщина года. Мужчина года: женский взгляд». Многие герои номера – финалисты этого конкурса.
На обложке праздничного выпуска – Ирина Михайлова, финалистка конкурса в номинации «Женщина – лидер». Она руководитель Мензелинского молодежного цетра «Ялкын». Прочитав статью Чулпан Галиахметовой, можно узнать не только о ее жизни и деятельности, но и чем сегодня живет молодежь в этом чудесном маленьком городке.
У каждого из нас своя судьба. К кому-то она более благосклонна, а кого-то испытывает на прочность. Героиня статьи Алсу Шакировой «Тормыш мине чыбыркылап куа» Гульнара Еркаева одна из тех женщин, кому удалось доказать, что она не из слабых.
Статья под названием «Әни» никого не оставит равнодушной. Она о материнском героизме, о материнской вере и о величайшей силе этой самой веры.
Каким должен быть настоящий педагог? На этот вопрос вы точно найдете ответ в статье Чулпан Галиевой.
Республиканская газета «Ватаным Татарстан» в этом году отмечает 105-летие со дня выхода первого номера. В интервью с главным редактором газеты Гульнарой Сабировой раскрывается и история, и сегодняшняя жизнь издания.
Писателя Рабита Батуллу знают многие. Но в статье Эльмиры Закировой вы откроете для себя философа Рабита Батуллу. Здесь его неординарные мысли о жизни, об истории, о ценностях.
Как живется молодой семье в деревне? Семья Сибагатуллиных – пример активной жизни в селах. Статья «Без – Күңгәрнеке!» об этом.
Она – автор более ста песен, написала 23 книги. Ей в этом году исполнилось бы 95 лет. Конечно же речь идет о поэтессе Гульшат Зайнашевой. Какой она была при жизни – в воспоминаниях Марса Гаитова.
Любителям рассказов предлагаем познакомиться с новым произведением писательницы Гузель Адгамовой «Өч монолог». Кто неравнодушен к поэзии, им придутся по душе стихи Расимы Гарифуллиной и Ильмиры Гимаевой.
Рубрика «Хатын-кыз галәме», как всегда, интересна советами врачей, косметолога, правилами этикета, гороскопа, психологического теста. Мастер татарской кухни Альбина Фасхиева расскрывает секреты приготовления национального татарского блюда «Катлама». А те, кто придерживается правильного питания будет интересен рецепт десерта из груши.
Язгы кояш булып балкый «Сөембикә»
Гади генә сан түгел бу. Гади була да алмый, чөнки нәкъ менә март аенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» дип аталган республика бәйгесенә йомгак ясала. Журналыбызның күп кенә геройлары – шушы бәйгенең финалистлары.
Март саныбызның тышлыгын бизәүче Ирина Михайлова да – «Ел хатын-кызы – лидер» номинациясендә җиңү яулаучы. Ирина Михайлова Минзәлә шәһәренең «Ялкын» яшьләр үзәген җитәкли. Үз күңелендә дә бар кешелекне җылытырлык ялкын булган бу ханым белән Чулпан Галиәхмәтованың «Кешеләрне яратам» язмасы аша якыннан таныша аласыз.
Кемгәдер язмыш сынауларны бер-бер артлы өеп бирә. «Тормыш мине чыбыркылап куа» язмасының герое Гөлнара Еркаеваның да тормыш юлы катлаулы. Язманың авторы – Алсу Шакирова.
Гөлнур Сафиуллинаның «Әни» дип аталган язмасы беркемне дә битараф калдырмас. Ул – Ана Батырлыгы, Ана ышанычының көче турында.
Чын укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Бу сорауга Чулпан Галиеваның «Һәркемнең матур сыйфаты бар» дигән язмасын укып җавап табарсыз.
Быел «Ватаным Татарстан» газетасы үзенең 105 еллыгын билгеләп үтә. Газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова белән әңгәмә әлеге матбугат чарасының бүгенге көне, анда эшләүче журналистлар, укучыларны борчыган мәсьәләләр турында.
«Күңел күзе ул – фәлсәфә» язмасында халык язучысы Рабит Батулланың тормыш кагыйдәләре тупланды. Моңарчы беркем дә әйтмәгән кызыклы фикерләр, фәлсәфи уйланулар – Эльмира Закирова әзерләгән язмада.
Берсе – мәктәп директоры, авылның бар баласын укыта, икенчесе – табиб, авылдашлар аны, саклаучы фәрештәбез, дип йөртә. Әтнә районы Күңгәр авылының яшь, матур, үрнәк гаиләсе белән Лилия Гәрәеваның «Без – Күңгәрнеке!» язмасы таныштыра.
Шагыйрә, драматург, йөзләгән җырлар, егерме өч китап авторы Гөлшат Зәйнашевага, исән булса, 95 яшь тулыр иде. Марс Гаитовның «Нәселебезнең йөзек кашы» язмасы Гөлшат апа, аның язмышы, тормышы турында.
Хикәя укырга яратучыларга язучы Гүзәл Әдһәмнең «Өч монолог» әсәрен тәкъдим итәбез. Шигырь сөючеләр исә Рәсимә Гарифуллина һәм Илмира Гыймаева шигырьләре белән таныша ала.
Хатын-кыз галәме сәхифәсендә, гадәттәгечә, табиб киңәшләре, матур булу серләре, әдәп-әхлак кагыйдәләре һәм тәмле рецепт. Бу юлы аш-су остасы Альбина Фәсхиева безне борынгыча катлама пешерергә өйрәтә. Дөрес туклану яклы булганнарга Камилә Димөхәммәтовадан грушалы десерт рецепты да файдалы булыр дип уйлыйбыз.