Кәрзин
Товар
Сан
Бәя

журнал . татарстан №6

Татар телендә

Tatarstan_06_401_2025_TAT_1_OBL.jpg
Tatarstan_06_401_2025_TAT_68-69.jpg
Tatarstan_06_401_2025_TAT_74-75.jpg
Tatarstan_06_401_2025_TAT_90-91.jpg
Tatarstan_06_401_2025_TAT_содержание.jpg
Товар рәсеме
Товар рәсеме
Товар рәсеме
Товар рәсеме
Товар рәсеме
179 ₽

Тасвирлама

 «Татарстан» журналының июнь санында укыгыз:

“ЮМОР ҺӘМ САТИРА – УЛ МИНЕМ ДИАГНОЗ...”

Ачык кешеләр була. Туры сүзлеләр бар. Татарстанның халык язучысы Камил Кәримовка икесе дә туры килә. Аның һәр нәрсәгә үз фикере бар. Һәм күп очракта ул ярымшаяру рәвешендә булыр. 

Соңгы өч елда Камил абый – “ирекле кош”. Ике дистә елдан артык эшләгән “Казан утлары” журналыннан китте. Шулай да һаман актив, очрашуларга йөри, төрле чараларда еш була. Руль артына утырып, Казан – Шәле арасында җилдереп кенә тора.

Басмабызның 6 нчы санында тиздән үзенең 75 яшьлек юбилеен каршыларга җыенган язучы Камил Кәримов белән әңгәмә тәкъдим итәбез. 

“ХЕЗМӘТ БЕЗНЕ КЕШЕ ИТТЕ!”

Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, “Кырык беренче ел балалары” рубрикасын дәвам итәбез. Бөек Ватан сугышы башланган чорда туган, тәпи киткән бу сабыйларның язмышы ничек булып беткән? Нинди могҗиза белән исән калганнар? Әнә шундый өлкәннәребезнең гыйбрәтле язмышларын барлыйбыз.

Балтач районы Пыжмара авылында яшәүче Рауза Әсхәдуллина Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган әтисе турында бик аз белә. Күпме эзләтеп тә мәгълүмат таба алмаганнар. Аның каравы, әтисе Нәҗипнең паспорты һәм хезмәт кенәгәсе сакланган. Һәм алар бер дә таушалмаган.

- Кадерләп саклагансыз, ахры, - дим Рауза апага.

- Документлар янында торды һәрвакыт. Әле ярый паспортында фотосы бар,  югыйсә әтинең йөз-кыяфәтен дә белмәс идем...

Чираттагы язмабыз сугыш чоры баласы Рауза Әсхәдуллина һәм башка бик күпләр язмышына туры килгән авырлыклар, аларны җиңүгә багышлана.

ИСКЕ КАРАМАЛЫ: АККОШЛАР КАЙТКАН ЧАК...

Авыллар буенча йөргәндә еш кына бер җөмлә ишетәбез: “Сез безгә җәен килегез, ә май аена туры килсәгез, тагын да әйбәт. Бөтен җир шау чәчәктә була”. Ләкин май елга бер генә килә, бик теләсәк тә, бөтен җиргә ул айда барып җитешеп булмый. Мөслим районына исә әнә шундый иң матур чакта – май азагында сәяхәт кылдык. 

Районның атаклы, борынгы авылларның берсе – Иске Карамалыга килеп җиткәч, кинәт туктап калдык. Авыл башындагы  күлдә аккошлар йөзеп йөри. Бер генә түгел, берничә пар. Тик без машинадан төшмәскә булдык, мәхәббәт кошларын куркытасыбыз килмәде. Инде шик калмады – нәкъ менә май аенда бирегә килеп ялгышмаганбыз...

Иске Карамалы бүгенге көндә нинди планнар, нинди ниятләр белән яши? Авыл кешеләренең матур тормышы турында хәбәрчебезнең язмасын укып карагыз.

Тасвирламага күчү

Похожие товары