Кәрзин
Товар
Сан
Бәя

журнал . татарстан №11

Татар телендә

tatarstan113822023tat1obl-jpg.jpg

Журналның төре

145 ₽

Тасвирлама

 Укырга һәм карарга...
Журналыбызның ноябрь саны республикабызның тышкы һәм икътисадый элемтәләрен барлавына багышланды. Казанда узган Россия һәм Үзбәкстан арасындагы төбәкара хезмәттәшлек форумында нинди нәтиҗәләргә ирешелүе турында хәбәрчебезнең репортажыннан укып белә аласыз. Басмабыз редакциясендә үткән түгәрәк өстәлнең темасы булган ислам банкингы турындагы язмабыз да күпләргә яңа мәгълүмат бирер.
Мамадыш районы Урта Кирмән авылында гомер иткән Фатыйха Әхмәдиева сигез улын фронтта югалткан.  Бу каһарман ананың истәлеге ничек саклана, исәннәрнең кадерен,  үлгәннәрнең каберен беләбезме? Шул турында хәбәрчебез язмасын укыгыз.
Традицион рубрикаларны яктыртып, Әлки районы Ташбилге авылында булдык. Уңган, тырыш әлкилеләрнең тормыш-көнкүреше белән танышып кайттык. Узган санда башланган проектыбызны дәвам итеп, сезнең игътибарга яшь язучы – Рузалия Шакированың парчаларын урнаштырдык.  
Рәхәтләнеп укыгыз!
Тасвирламага күчү

Похожие товары