Журналның төре
- басма версиясе
- санлы версиясе
Тасвирлама
Җәйне сагындырып торачак август санын каршы ал!
Тышлыкта - Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы. Журналның беренче битләрендә сине форум рәисе Райнур Хәсәнов һәм аның командасы белән интервью көтә.
Бу юлы "Фән" рубрикасында Казан гербында ни өчен аждаһа ясалганлыгын ачыкладык. Шулай ук, 2024 елда эшче һөнәрләрне кемнәр сайлавын барладык. Балтач районы Сосна авылының эшчән яшьләре белән таныштык. Сәяхәтебез моның белән генә тәмамланмады: Кукмара блогеры Василий Ивановның стилен алыштырдык! Тапшыруны ИДЕЛ ютуб каналыннан карарга мөмкин.
Инженердан дизайнер һөнәренә күчү җиңелме? Бу сорауга татар орнаментлы паннолар авторы Луиза Хәмзина җавап бирде.
Кинода төшәргә хыялланган Ләйлә Лерон белән кызыклы әңгәмә беркемне битараф калдырмас. Кариев театры артисты, режиссер Эльдар Гатауллин белән “интровертларча” сөйләшү дә күңелеңә хуш килер.
Ә без свиданиеләргә йөрүне дәвам итәбез - бу санда милләтпәрвәр шагыйрь Равил Фәйзуллинда кунакта булдык. Бу язма свиданиегә барырга җыенучылар өчен ярдәмлек тә була ала!
ИДЕЛнең август санын укыганда шуны онытма:
Август ул – моң! Җәй әле бетмәгән,
ә син инде аны үксеп сагынасың...