Описание
С журналом «Сабантуй» весна будет ярче! Апрельский номер журнала приносит весеннее настроение. Увлекательные игры, интересные задания, легкие рецепты, полезные советы, творчество учащихся, встречи со знаменитостями – в журнале есть все!
Рубрика «Я могу» знакомит с любителем музыки Шамилем Шакуровым. А с рубрикой «Время для игр» можно вспомнить жизнь и творчество великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Продолжение комикса раскрывает секрет, почему Нурбика спешит к Шурале.
Юные корреспонденты, как всегда, находят очень интересные темы. С Саидой можно сделать собственную тугру, а с Зайнаб приготовить безе. Эксклюзив от Ислама – интервью с известным хоккеистом Данисом Зариповым! Если вы хотите узнать, сколько клюшек сломал хоккеист, суеверен ли он, плакал ли после игр – читайте апрельский номер журнала «Сабантуй»!
Рубрика «Zooмир» знакомит с идеальным питомцем. А для тех, кто мечтает стать журналистом, есть два интереснейших урока от опытных журналистов Ильфата Файзрахманова и Руфии Рахматуллиной. С рубрикой «Писатели детства» вы сможете познакомиться с творчеством поэтессы Юлдуз Шараповой.
Напоминаем, журнал «Сабантуй» можно не только читать, но и смотреть! Открывайте QR-коды и наслаждайтесь просмотром интересных видео.
«Сабантуй» журналы белән яз ямьлерәк! Журналның апрель саны язгы кәеф алып килә. Мавыктыргыч уеннар, кызыклы биремнәр, җиңел рецептлар, файдалы киңәшләр, укучылар иҗаты, танылган шәхесләр белән очрашу – «Сабантуй» да бар да бар!
«Мин булдырам» сәхифәсе музыкага гашыйк Шамил Шәкүров белән таныштыра. «Уен сәгате» белән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерергә була. Ә «Борын-борын заманга» комиксының дәвамы Нурбикәнең ни өчен Шүрәлеләр янына ашыгу серен ача.
Яшь хәбәрчеләр, гадәттәгечә, берсеннән-берсе кызыклы темалар тәкъдим итә. Сәидә белән үз туграңны ясарга, ә Зәйнәпкә ияреп, безе пешерергә була. Исламнан – танылган хоккейчы Данис Зарипов белән эксклюзив интервью! Хоккейчының ничә кәшәкә сындыруын, нинди ышанулары барлыгын, кайчан елавын беләсегез килсә, «Сабантуй»ның апрель санын укыгыз!
«Zooдөнья» сәхифәсе идеаль йорт хайваны белән таныштыра. Ә журналист булырга хыялланучылар өчен, тәҗрибәле журналистлар Илфат Фәйзрахманов һәм Руфия Рәхмәтуллинадан апрель санында ике шәп дәрес бар. «Балачак әдипләре»ндә исә яраткан шагыйрәбез Йолдыз Шәрапова иҗаты белән таныша аласыз.
Исегезгә төшерәбез: «Сабантуй» журналын укып кына түгел, карап та була! QR-кодларга яшеренгән кызыклы видеолардан файдалы мәгълүмат туплагыз.