Описание
Октябрь саныбыз!
Көзләр быел җылы, якты килде. Безнең бу саныбыз да шушы октябрьне кабатлый: ул сезнең күңелләргә рәхәт бер җылылык, үзгә бер ямь, нур өстәр.
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Ә өлкәннәрнең һәр җөмләсе артында тормыш тәҗрибәсе, акыллы, зирәк фикерләре ята. Теләче районы Олы Мишә авылында яшәүче, исемнәре республикага танылган балалар үстергән Фаягөл апа Фатхуллина ул-кызларына нинди киңәшләр бирә, «Татарская бабушка» аккаунты йолдызы Галия апа Агишева чын татар хатынын нинди итеп күрә – алар хакындагы язмалардан табарсыз бу сорауларга җавапны.
Ширбәт ае кайчан тәмамлана, аннан соң яшь парны ниләр көтә; мәхәббәтнең нинди өч этабы бар, дүрт яшьлек кызы булган әти кеше, үзенең уйланулары белән киләчәккә китеп – буй җиткән баласын күз алдына китереп, аңа нинди киңәшләр бирә ала; «Кил син» җырының язылу тарихы нинди; Алтайга сәяхәткә җыенучылар нинди киңәшләрне истә калдырырга тиеш; хатын-кыз ирендә үзенә карата кызыксынуны һәм теләкне ничек уята ала – журналның октябрь саны шушылар хакында сөйли.
Проза яратучыларны Хәмидә Гарипованың «Син ялгыз түгел» дигән хикәясе көтә.
Ә аш-су әзерләргә яратучылар өчен Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы Рузанна Хәбибуллина мастер-класс үткәрә. Ул төрек кухнясында бик популяр булган ризык – имам баялды пешерергә өйрәтә.
Наш октябрьский номер!
Нынешняя осень – по-особенному тёплая и яркая. Наш октябрьский номер повторяет атмосферу октября: он принесет вам тепло, особую красоту и свет.
1 октября – Международный день пожилых людей. А за каждой фразой пожилого человека стоит жизненный опыт, мудрые, проницательные мысли. Какие советы дает Фаягуль апа Фатхуллинаиз деревни Олы Миша Тюлячинского района, которая воспитала детей, чьи имена известны всей республике? Какой видит настоящую татарскую женщину «звезда» аккаунта «Татарская бабушка» Галия апа Агишева? Ответы на эти вопросы можно найти в наших материалах.
Что ждёт молодую пару после медового месяца? Какие три этапа любви существуют? Мыслями переместившись в будущее, какие советы дает отец повзрослевшей дочери, которой сегодня четыре года? Какая история стоит за созданием песни «Кил син»? Какие советы стоит запомнить тем, кто собирается в путешествие по Алтаю? Как женщина может пробудить в своём муже интерес и желание?
Октябрьский номер расскажет об этом.
Любителей прозы ждет рассказ Хамиды Гариповой «Син ялгыз түгел».