Описание
Яшәешебезнең көлкелерәк чоры. Шуңа карамастан журналыбызның үзенең шаяруын, ягъни башкарырга тиешле вазыйфасын үти, дәвам итә. Бу аның июнь санындагы битләрендә ачык чагыла. Укучыларыбыз моңа үз күзләре, акыллары белән ышанырлар дигән теләктә калабыз.
Аннан-моннан информ сәхифәсе көн яңалыкларын тәнкыйть күзеннән чыгып, күп вакыйгаларга “Чаян”ча караш ташлый.
Гадәттәгечә бирелгән фельетонның эчтәлегендә наркомания мәсьәләсе һәрвакыттагыча кискен анализлана.
“Авто! Стоп!” та һаман шул Рәсәйдәге бер бәла, дигәндәй – юллар һәм җүләрләр.
“Чаян” почтасында” – укучыларыбыз тарафыннан кузгатылган җанборчулы темалар.
“Абау!” сәхифәсендә галәмәт хәлләр: “Лазурный” торак комплексының Чаллы зираты кырыенда төзелеш алып бару турындагы язма-зарлар, аннан соң “Водоканал”ның череп беткән торбалары хикмәте.
“Үткәннәргә карыйк каерылып” битендә карикатуралар җыелмасы һәм заман агышында чагылыш алган тема.
Болардан башка, июнь санында байтак үткен карикатуралар, юморескалар, кызыклы хикәя һәм мәкаләләр урнаштырылган һәм, әдбәттә, яраткан “Уйна да, уйла да!” чаянворды бирелгән.
Со всеми товарами можно ознакомиться в нашем магазине "ТАТМЕДИА"